Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саратовта бер фатирга унитаздан ике тере елан чыккан - видео

Коткаручылар килгәнен көткәндә хуҗабикә баласын кулына тотып, диванда басып торган.

news_top_970_100
Саратовта бер фатирга унитаздан ике тере елан чыккан - видео
https://pixabay.com

Саратов шәһәрендә яшәүче хатынның фатирына унитаздан ике питон килеп чыккан. Әлеге кадрларны РЕН ТВ күрсәтте.

Фатир хуҗасы үзе бу турыда инстаграмдагы «Типичный Юбилейный» сәхифәсендә язган.

Еланнарны күргәч, хуҗабикә коткаручылар чакыра. Алар килгәнче ике сәгать чамасы үзе баласын кулына күтәреп диванда басып тора. Белгечләр еланның берсен тота һәм аның өйдә яши торган питон булуын әйтә. 

Аннары рептилияне ветклиникага алып китәләр. Еланның тамгасы аша хуҗасын ачыклыйлар һәм аның телефонын табалар.

«Аңа шалтыраттылар. Елан хуҗасы бер дә оялып тормыйча, үзе үк өч еланы һәм күселәрне өч көн элек унитазга агызып җибәрүен сөйли», — дип яза бу хатын.

Икенче еланны соңрак табалар. Ул диван астына кереп качкан булган. Фатир хуҗабикәсе хәзер өченче елан да аның өендә бардыр дип курка. Хатын-кыз сүзләренчә, аның фатиры һәм еланнар яшәгән фатир арасында уртак канализация торбасы булуы ихтимал.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100