Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өченче баласы туган иде». Әбҗәлил районында авариядә абыйлы-энеле туганнар үлгән

Фаҗига буласы кичтә 39 яшьлек Руслан һәм 25 яшьлек Рәшит эш буенча чыгып киткән һәм кайтышлый авариягә очраганнар.

news_top_970_100
«Өченче баласы туган иде». Әбҗәлил районында авариядә абыйлы-энеле туганнар үлгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

22 апрельдә кичке якта Башкортстанның Әбҗәлил районында юл һәлакәтендә ике ир-ат үлә. Алар Әбҗәлил районында яшәгән. ЮХИДИ белешмәсе буенча, «Лада Гранта» машинасы белән 39 яшьлек ир-ат идарә итә. Алар Буранголдан Үтәгән ягына таба бара. Бер мизгелдә ир-ат идарәне югалта. Сул якка борыла торган участокта машина уң якка төшеп каплана. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Машина белән идарә итүче ир-ат урында ук үлә. Аның белән бара торган 25 яшьлек пассажир аңын югалта, аннары ул аңына да килмичә, хастаханәдә вафат була. 

«Комсомольская правда» сайты мәрхүмнәрнең туганнар булуын ачыклаган. Һәлакәткә очраган машина салонында туганнан туган 39 яшьлек Руслан С. һәм 25 яшьлек Рәшит Я. утыра. Фаҗига буласы кичтә алар эш буенча чыгып киткән һәм кайтышлый авариягә очраганнар. 

Авылдашлары һәм дуслары сүзләренчә, абыйлы-энеле туганнар мәрхәмәтле, игелекле һәм эшчән ир-атлар булган. Икесенең дә гаиләсе бар. Әле декабрьдә генә Рәшитнең өченче баласы туган.

Фаҗига сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый. Авыл халкы кайгы уртаклаша, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100