news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда бер хатын-кызны трамвай таптаган мизгел видеога эләккән

Фаҗига урынындагы кадрларда трамвай юлында кан таплары булуы күренә.

news_top
Казанда бер хатын-кызны трамвай таптаган мизгел видеога эләккән

Бүген иртәнге унберенче яртыда Казанның Ершов урамында фаҗига була. Бер хатын-кыз трамвай астында кала. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Хатын-кызны трамвай бәреп киткән мизгел төшерелгән видео кадрлары социаль челтәрләрдә таралды.

Кадрлардан күренгәнчә, трамвай юлында бер хатын-кыз басып тора. Ул юл аша чыкмакчы була, ләкин икенче якка таба борыла һәм китә башлый. Бу хатын трамвайга игътибар итми.

Имгәнгән хатын хастаханәдә вафат булган.

Юл һәлакәте урынында төшерелгән кадрлардан күренгәчә, трамвай юлына шактый кан агып таралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар