Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйдә ризык бөтенләй юк» - Диета тотучы яшь язучы ачлыктан үлгән

Мәет фатирда берничә көн яткан булуы ихтимал, кыз коры диета тоткан дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
«Өйдә ризык бөтенләй юк» - Диета тотучы яшь язучы ачлыктан үлгән
Владимир Васильев

Мәскәүдә 20 яшьлек язучы Аделина Шелдон үлгән. Ул диета аркасында, ачлыктан үлгән дип фаразлыйлар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Мәрхүмә турында 59 яшьлек ир-ат сөйләгән. Аделина бу ир-атның фатирын арендалап торган. Ул Аделинаны тыйнак, тәрбияле һәм тыныч иде дип искә ала.

Аделина китаплар язуын, киләчәккә проектлары булуын сөйли торган булган. Ул Одессадан күченеп килгән, акча җитмәүгә дә зарланган, эше белән дә җай булмавын әйткән.

4 февральдә фатир хуҗасы Аделина белән соңгы тапкыр сөйләшкән. Ике атнадан соң ул Аделинага шалтыраткан, тик трубканы алучы булмаган. Фатир ишеген дә беркем ачмаган, шуннан соң слесарь чакырганнар.

Фатирда Аделинаның мәетен тапканнар. Ул берничә көн элек үлгән, мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган.

Аделина Шелдон коры ачлык диетасында утырган дип фаразлыйлар. Ул бу турыда шәхси көндәлегенә дә язып куйган. Өйдә ризык бөтенләй диярлек булмаган.

Мәрхүмә 12 яшьтән иҗат белән шөгыльләнгән. 15 яшендә Эдинбург университетына укырга кергән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100