Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан табиблары: Өч игезәк көткәндә үлгән хатын көмәнен төшерүдән баш тартты

42 яшьлек хатынның ире тол, ун яшьлек улы ятим калган.

news_top_970_100
Башкортстан табиблары: Өч игезәк көткәндә үлгән хатын көмәнен төшерүдән баш тартты
https://pixabay.com

Башкортстанда 42 яшьлек хатын унтугызынчы атна йөкле вакытында вафат булган. Ул өч игезәк бала көткән. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Башинформ» агентлыгының мөрәҗәгатенә җавап биреп, мәрхүмәнең үлеменең сәбәбен атаган.

  • 17 февральдә Башкортстанның Күмертау шәһәрендәге хастаханәнең хирургия бүлегендә бер хатын үлгән. Мәрхүмә хатын өч игезәк бала табарга җыенган булган, дип язган идек.

Министрлык белешмәсе буенча, йөкле хатынны стационарга 16 февральдә китерәләр. Ул соңгы ике көндә температурасы 38 градуска кадәр күтәрелүгә зарлана. Шул ук вакытта аның эче дә тулгаклаган кебек авырта.

«Бу пациент ЭКО ярдәмендә йөкле була. Медицина ярдәмен Күмертау хастаханәсе һәм ашыгыч ярдәм табиблары күрсәтә. Ләкин йөкле хатынның хәле авыр булу сәбәпле, барлык күрелгән чараларга карамастан, аның гомерен саклап кала алмыйлар», — дип әйткәннәр ведомствода.

Ачыкланганча, өч игезәк бала көтүче хатын хастаханәгә килгәндә аның көмәне септик төшү куркынычы була. Табиблар сүзләренчә, алар пациентка җөйләрне алып, йөклелекне өзәргә киңәш итә, ләкин хатын баш тарта. Аның янына ирен, психолог һәм баш табиб урынбасарын чакыралар.

Шуннан соң кан бик күп агу һәм хатынның гомере өчен куркыныч янау сәбәпле, йөклелекне барыбер өзәләр.

Әлегә мәрхүмәнең үлеменең рәсми сәбәбе билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100