Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Перехват» тапшыруын алып баручы журналист авариягә очраган

Роман Ерыгин туры эфирдан соң такси чакырткан булган.

news_top_970_100
«Перехват» тапшыруын алып баручы журналист авариягә очраган
Михаил Захаров

«Перехват» тапшыруын алып баручы журналист Роман Ерыгын Казанда юл һәлакәтенә очраган. Бу турыда аның хезмәттәшләренә сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

«Татарстан 24» телеканалында «Перехват» тапшыруын туры эфирда алып барганнан соң, Роман такси чакырта. Аны алырга «Шевроле Лачетти» машинасы килә.

Павлюхин һәм Газовая урамнары чатына җиткәч, таксист сул якка борыла башлый, каршыга килә торган «Киа Сид» машинасына юл бирми. Ике машина бәрелешә. Бәрелү Роман утырган якка туры килә.

«Миңа бәхет елмайды. Бәрелү арткы ишек янындагы стойкага туры килде. Ул бик көчле булды. Мин шактый каты бәрелдем, бәхеткә, сөякләрем исән», — ди ул.

Авариядән соң, журналистны хастаханәгә илтәләр. Аның умырткалыгы һәм кабыргалары сынмаган микән дип шикләнәләр. Тикшергәннән соң, җитди травмалар булмавы ачыклана, бәрелгән урыннары гына авырта.

Роман Ерыгин иртәгә үк «Перехват» тапшыруында туры эфирга чыгарга җыена.

«Үземнең тапшыруымда баш герой булырмын дип башыма да китермәгән идем», — ди Роман. Ул 14 ел телеканалда эшләү дәверендә беренче тапкыр экранның башка ягында булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100