Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашыгыч ярдәм табиблары пациентны асфальттан сөйрәп алып барган — видео

Фельдшерлар исерек кеше өчен носилка кулланырга теләмәгән.

news_top_970_100
Ашыгыч ярдәм табиблары пациентны асфальттан сөйрәп алып барган — видео
Салават Камалетдинов

Пермь өлкәсендәге Березники шәһәрендә ашыгыч ярдәм табиблары авыру кешене асфальттан сөйрәп барган. Алар носилканы исерек кеше өчен файдаланырга кызганган. Бу урыннан кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Аңында булмаган авыру кешене табиблар сөйрәп барганын шаһитлар видеога төшереп алган. «Носилка авырулар өчен, моның өчен түгел. Ул шап-шакшы бит. Аннары мин сине шушы носилкага салып алып китимме?» — ди фельдшер видеога төшерүчеләргә җавап биреп.

Пермь буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре Березники фельдшерларын җәзага тартачак. Ведомствода хәбәр иткәнчә, пациентка карата мондый мөнәсәбәт кысаларга сыймый. Өстәвенә, шаһитлар сүзләренчә, асфальттан сөйрәлеп барган ир-ат шактый гына яхшы киемдә булган.

Белгечләр искәрткәнчә, шикәр авыруы кискенләшкәндә яки башка авырулар булганда, кешедән алкоголь яки ацетон исе килергә мөмкин. Кеше исерек булса да, барыбер ул да башкалар кебек пациент. Исереклек экстрен ярдәм күрсәтмәскә дигән сүз түгел.

Хәзер тикшерүләр бара, шуннан соң медиклар тиешле җәзасын алачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100