Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни малайны шәп-шәрә килеш салкынга чыгарып бастырганнар

Салкында шәрә килеш урамда елап басып торучы баланы биредә яшәүче хатын күреп алган.

news_top_970_100
Нәни малайны шәп-шәрә килеш салкынга чыгарып бастырганнар
https://pixabay.com

Алтай краенда нәни малайны 20 градус салкында шәп-шәрә килеш урамга чыгарып бастырганнар. Хәзер баланың анасын һәм аның белән яши торган ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда РЕН ТВ каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Ир белән хатын балага карата вәхши «тәрбия» ысуллары кулланган.

Тикшерү ачыклаганча, бу хатын һәм аның ире малайны да, аның энеләрен дә даими рәвештә кыйнап торганнар. Сабыйларны опека органнары гаиләдән алып киткән.

Салкында шәрә килеш урамда елап басып торучы баланы биредә яшәүче хатын абайлап алган. Ул койма артына кергән һәм шәрә, яланаяк урамда торучы сабыйны күргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100