Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уфаоргсинтез» заводында әлеге минутларда көчле янгын котыра

«Башнефть»кә караган предприятиедә синтетик спирт салынган савытта шартлау булган, дип хәбәр итә матбугат чаралары.

news_top_970_100
«Уфаоргсинтез» заводында әлеге минутларда көчле янгын котыра

Уфада «Уфаоргсинтез» ГАҖ заводында шартлау булган, биредә янгын котыра. Синтетик спирт салынган ике савыт шартлаган. «Башнефть»кә караган бу предприятиедә коткару эшләре бара. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Уфаоргсинтез» ГАҖ заводы территориясендә ачык мәйданда ике савытта янгын турында 25 гыйнварда 19.20 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә хәбәр иттеләр. Янгын мәйданы һәм нәрсә януы ачыклана. Янгынга дүртенче катлаулылык номеры бирелде. Урында әйләнә-тирәгә зарарлы матдәләр таралуны тикшерә торган лаборатория эшли. Көчләрне арттыру дәвам итә», — дип әйткәннәр «Башинформ»га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Социаль челтәрдәге каналлар белешмәсе буенча, бер кеше имгәнгән, тагын бер кешене эзлиләр, диелә бу хәбәрдә.

Шаһитлар да шартлау тавышы ишетүләрен яза. Бу мизгел видеокүзәтү камерасына эләккән. Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Урында коткаручылар һәм башка хезмәтләр эшли.

Соңрак «Башинформ» агентлыгы янгын сәбәбен хәбәр итте. Уфаның Орджоникидзе районы буенча «Гражданнарны саклау идарәсе» мәгълүматы буенча, газ бүлү бүлегендә резервуарда разгерметизация барлыкка килгән. Янгын чыкканда биредә 18 кеше, машина залында 25 кеше була. Бензин, ягулык бирү туктатылган. 

«Газ чыгара торган 20 һәм 25 куб метрлы ике савытта разгерметизация барлыкка килгән һәм янгын башланган. Бер савыт җимерелгән, икенче савыттан чыга торган газ 10-15 метр биеклектәге факел белән яна», — дигәннәр Гадәттән тыш вакыйгалар буенча комитетта.

Якынча белешмә буенча, бер кеше имгәнгән, аны ашыгыч ярдәм белән токсикология бүлегенә озатканнар. Хәзерге вакытта цехта эшләүче бер кешенең кайда булуы ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100