Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда сөйгән кызы янына барыр өчен, үсмер малай машина урлаган

17 яшьлек егет күрше районда яши торган 16 яшьлек сөйгән кызы янына төнлә барасы килгән.

news_top_970_100
Башкортстанда сөйгән кызы янына барыр өчен, үсмер малай машина урлаган
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанның Баймак районында яшәүче 17 яшьлек үсмер танышының машинасын урлап, күрше районда яшәүче сөйгән кызы янына барган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Урланган «ВАЗ-2112» машинасын полиция хезмәткәрләре Хәйбуллин районындагы Беренче Мырза авылында тапкан.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Нигъмәт авылында яшәүче 34 яшьлек ир-ат ял көннәренә машинасын куеп калдырган урынын оныта. Ул машинасын үзе эзләп таба алмагач, ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә.

Хокук саклаучылар машинаны урлап алып китүләрен ачыклый. Алар биредә яшәүче 17 яшьлек үсмердән шикләнәләр. Машина югалган төндә хуҗа ир-ат шушы егет белән алкоголь эчеп утыра. Тоткарлаган вакытта үсмер полициядән качып китәргә дә маташа. Ләкин аны барыбер тоталар. Шуннан соң егет гаебен танып күрсәтмә бирә.

Якынча версия буенча, 17 яшьлек үсмер сөйгән кызын күрергә тели. Аның 16 яшьлек сөйгәне күрше районда яши. Егет озак уйлап тормый, танышының машинасына утыра да кызы янына чыгып китә. Егет белән кыз көнне бергә уздыра, кичке якта егетне тоткарлыйлар.

Машинаны законлы хуҗасына якын арада кайтарачаклар. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100