Фото: Татарстанда йөк машинасы җиңел машинаны изгән, бер кеше һәлак

Татарстан трассасында «Лада» җиңел машинасы һәм «Скания» йөк машинасы бәрелешкән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Коточкыч юл һәлакәте бүген иртәнге тугыз тирәсендә Мәскәү-Уфа трассасының 758 нче километрында булган. Нәтиҗәдә бер кеше һәлак.

Урында «Иннополис» шәһәре коткаручылары эшләгән. Алар махсус гидравлик корал ярдәмендә генә пассакжир мәетен тимер өеменнән ала алган.

Яраланган машина йөртүчене хастаханәгән озатканнар.