Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч бала агуланып үлгән, әтисе, әнисе, олы уллары реанимациядә ята

Мәрхүмә 6, 7 һәм 8 яшьлек кыз балалар тәрбиягә алынган булган.

news_top_970_100
Өч бала агуланып үлгән, әтисе, әнисе, олы уллары реанимациядә ята
Тикшерү комитеты

21 ноябрьдә Ростов өлкәсенең Бессергенев станицасында фаҗига була. Биредә алты кешелек гаилә билгесез матдә белән агулана. 7 яшьлек кыз бала шунда ук үлә, өч баланы һәм әти-әниләрен хастаханәгә салалар. Аннары 8 һәм 6 яшьлек ике кыз бала да вафат була. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүм балалар тәрбиягә алынган булган. «Саксызлык аркасында ике яки аннан аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Әти-әниләре Новочеркасск шәһәре хастаханәсендә реанимациядә ята. Аларның өлкән улы - тугыз яшьлек малайны да реанимациягә салганнар. Табиблар аның хәле авыр икәнен, әлегә үзгәрешләр булмавын әйтә.

Ир белән хатын тәрбиягә алынган балаларны яратуы, яхшы итеп тәрбияләве турында билгеле. Әтиләре коткаручы булып эшли, әниләре өйдә хуҗабикә була. Мәктәптә дә бу гаилә турында яхшы сүзләр генә әйтәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100