Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни бала дүртенче каттан егылып төшкән һәм йөгереп өенә кереп киткән — видео

Баланы табиблар караган, аның җитди имгәнүләре юк.

news_top_970_100
Нәни бала дүртенче каттан егылып төшкән һәм йөгереп өенә кереп киткән — видео

Томск шәһәрендә 21 ноябрь кичендә гадәттән тыш вакыйга була. 6 яшьлек кыз бала күп катлы йорттагы дүртенче этажда урнашкан фатир тәрәзәсеннән урамга егылып төшә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бала тәрәзәдән егылып төшкән мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп тора. 

Кадрларда баланың кар көрте өстенә егылып төшүе күренә. Аннары сабый тиз генә сикереп тора һәм подъездга таба кереп китә. 

Хәзерге вакытта бала хастаханәдә, ул җитди имгәнмәгән, диелә бу хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, алты яшьлек кыз акробатика белән шөгыльләнә. Гадәттән тыш хәл булган көнне ул өйдә ялгызы гына калган һәм никтер тәрәзәдән егылып төшкән.

«Хастаханәгә китергәндә, баланың хәле авыр иде. Аны реанимациягә салдык, шунда күзәттек. Хәзер аның хәле стабильләште», — дип сөйләгән табиблар. 

Хәзер аның сәламәтлегенә куркыныч янамый. Ул гомуми палатага күчерелгән. Табиблар һәм туганнары сүзләренчә, кыз физик формасы яхшы булганга гына исән калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100