Туймазы районында авариядә өч кеше үлгән, ике кеше имгәнгән | intertat.tatar

Туймазы районында авариядә өч кеше үлгән, ике кеше имгәнгән

Биредә җиңел машина йөк ташый торган «Камаз» белән бәрелешкән.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, 24 октябрьдә иртә белән Туймазы районында юл һәлакәтендә өч кеше үлгән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Фаҗига М5 «Урал» юлының 1340 километрында була. Биредә йөк ташый торган «Камаз» һәм ВАЗ-2112 машиналары бәрелешә.

«Әлеге вакытта өч кеше үлүе, ике кеше имгәнүе билгеле», диелә бу хәбәрдә.

Урында полиция хезмәткәрләре һәм экстрен хезмәт вәкилләре эшли.