Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Новосибирск өлкәсендә микроавтобус һәм рейс автобусы белән авариядә биш кеше үлгән

4 һәм 9 яшьлек ике сабый да фаҗига корбаны була.

news_top_970_100
Новосибирск өлкәсендә микроавтобус һәм рейс автобусы белән авариядә биш кеше үлгән
54.мвд.рф

24 октябрь иртәсендә Новосибирск өлкәсенең Болотнинский районында микроавтобус белән шәһәрара автобус бәрелешкән вакытта биш кеше һәлак булган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Һәлак булучылар арасында ике бала да бар. 

Авария иртәнге 10.30 сәгатьтә Р-255 «Себер» трассасының 129 нчы километрында була. Toyota микроавтобусы белән 52 яшьлек ир-ат идарә итә. Микроавтобус Новосибирск ягыннан Болотное шәһәренә таба бара. Ул каршы як полосага чыга һәм рейс буенча бара торган пассажир автобусына бәрелә. Автобус Томск шәһәреннән Барнаулга таба барырга чыккан булган.

Toyota йөртүчесе, 9 яшьлек кыз, 4 яшьлек малай һәм пассажир хатын-кыз имгәнә һәм урында ук үләләр. Тагын ике пассажирны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Тик бер хатын-кыз юлда вафат була.

Рейс автобусындагы кешеләр арасында имгәнүчеләр юк. Аларны резерв транспортка утыртып, тиешле урынга илтеп җиткергәннәр.

Авария сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый, дип хәбәр итә ТАСС.

Новосибирск буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында фаҗига урыныннан фотолар чыкты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100