Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир хатынының туган көнендә бер яшьлек кызын тереләй яндырып үтерә язган

Әти кеше нәни кызы белән бергә машинага кере путырган һәм бензин сибеп ут төрткән.

news_top_970_100
Көнче ир хатынының туган көнендә бер яшьлек кызын тереләй яндырып үтерә язган
https://pixabay.com

Воронежда бер ир-ат хатынының туган көнендә бер яшьлек кызын машинада яндырып үтерергә маташкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 

18 сентябрь көнне кичке сәгать алтыда Воронеж шәһәренең Совет районындагы Подклетное микрорайонында коточкыч җинаять була. Бу көнне 35 яшьлек хатын-кыз үзенең туган көнен бәйрәм итә. Бер мизгелдә аның ире көнләшә башлый. Ул акылдан язар дәрәҗәгә җитә, бугай. Ир-ат бер яшьлек кызын тотып ала һәм аны гаражга алып китә.

Ул кызын Opel Vectra машинасының арткы утыргычына кертеп утырта. Аннары кузовка бензин сибә, бензинлы канистраны тотып үзе дә машина эченә кереп утыра. Шуннан соң бу ир-ат машинага ут төртә.  

Әни кеше вакытында гаражга йөгереп килеп җитә. Ул кызын тартып чыгарып өлгерә. Баланың тәне беренче дәрәҗәдә пешә. Бәхеткә, ул җиңелчә генә зыян күрә. Ир исә машинадан үзе сикереп чыгып котыла. машина тулысынча янып бетә.

Хатын ирен яклап маташмый, ул полициягә хәбәр итә. Ир-ат бер көн качып йөри, тик соңыннан аны барыбер тоталар. Хәзер ул судка кадәр сак астында торачак. Җинаять эше кузгатылган.  

«Безнең хезмәткәрләр вакыйга булган урынны тикшерде, тиешле экспертиза җыелмасын билгеләделәр. Баланың әнисен, гадәттән тыш хәлнең башка шаһитларын сораштырдылар», — ди Воронеж шәһәренең Совет районының Тикшерү бүлеге җитәкчесе Евгений Аверин. 

Совет районы прокуратурасы хезмәткәрләре гаиләнең яшәү шартларын, район хакимиятенең һәм полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре инспекциясе эшчәнлеген тикшерәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100