Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иренә ярар өчен, әни кеше җиде баласын урамга куып чыгарган

«Балалар аның янына җыелды, чолгап алдылар, ә ул аларга сүгенеп кычкырды. „Барыгыз, эшләгез“, диде», — дип сөйли Светлана.

news_top_970_100
Иренә ярар өчен, әни кеше җиде баласын урамга куып чыгарган
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендәге Брикет бистәсендә бер хатын үзенең җиде баласын урамга куып чыгарган. Шулай итеп ул бергә яши торган иренә ярамакчы булган. РЕН ТВ журналистлары бу хатын белән аралашып сөйләшкән. 

Хатынга бергә яши торган ире кушу җитә — ул җиде баланы куа да чыгара. Балаларның җылы киеме дә, акчасы да булмый. Малайлар һәм кызларга 6 дан 16 га кадәр яшь, алар бер ай буена урамда интегеп яши. Алар ташландык йортларда тора, ашау-эчүне биредә яшәүче кешеләр бирә. Бистә халкы әни кеше балаларын өйгә кертмисен аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итә.

Хатын Любовь исемле. Күршеләре сүзләренчә, аның бер мәхәббәте бар — ул спиртлы эчемлекләр. Бергә яши торган ире Николай исемле. Николай белән Любовь көн саен исерек. Журналистлар килгәч, алар ишекне эчтән бикләгән дә, өйдә булмаган кыяфәт чыгарган.

«Алар стадионда палаткада яшәде. Аннары теге йортта тордылар. Алар пычрак, ач. Мин бу кибеттә эшлим, миңа киләләр иде, мин кызгандым», — ди биредә яшәүче Светлана.

Любовь фатирыннан икенче көнне генә чыга, ләкин ул кабат журналистлар белән сөйләшергә әзер булмый.

«Бергә яши торган ирегез бүген чыгамы?» дигәч, «белмим», ди.

«Балаларны нишләп өйгә кертмисез?» дигән сорауга да хатын җавап бирә алмый, «белмим», ди.

«Балаларны барысы да ашатты. Ә ул (әниләре) исерек килеш чыкты. Балалар аның янына җыелды, чолгап алдылар, ә ул аларга сүгенеп кычкырды. „Барыгыз, эшләгез“, диде», — дип сөйли Светлана.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, Любовь балалары өчен ай саен 70 мең сум пособие ала. 

Күршеләре сүзләренчә, ташландык балалар җимерек сарайда ай ярым чамасы яши. Полиция хезмәткәрләре дә балаларны шуннан таба. Балаларны хастаханәгә озаталар. Аннары аларны балалар йортына озатулары ихтимал.

«Мәскәүдә теркәлгән, Брикет бистәсендә вакытлыча яшәүче 45 яшьлек хатынга карата балигъ булмаган балаларын карау буенча вазифаларын үтәмәгән өчен җинаять эше ачылды», — дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Татьяна Петрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100