news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада тагын бер банк кассиры миллионнар урлаган

Уфада тагын бер банк кассиры миллионнар урлаган

news_top
Уфада тагын бер банк кассиры миллионнар урлаган
Уфа шәһәрендәге бер банктан акча урлаганнар. Миллионнар күләмендә исәпләнә торган сумманы 39 яшьлек кассир хатын алган дип шикләнәләр. Бу турыда "Башкортстан" телеканалы хәбәр итте. 

"Вести" тапшыруының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр иткәнчә, кассир хатын эш урынында булган һәм 6,5 миллион сум акча урлаган. Акча югалуны кичә кичке якта ачыклаганнар.

Акча урлауда шикләнелүче хатынны тоткарлап, полициягә илткәннәр. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу хатынны ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Салават шәһәрендә урнашкан "Россельхозбанк"тан акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллинага карата да шул ук маддә буенча җинаять эше ачылган иде. Аны май азагында банктан 23 миллион сум күләмендә акча алып чыккан дип шикләнәләр. Луиза Хәйруллинаны 4 июльдә Казанда тоткарладылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар