Ленинград өлкәсендә вертолет һәлакәткә юлыккан, өч кеше һәлак - видео | intertat.tatar

Ленинград өлкәсендә вертолет һәлакәткә юлыккан, өч кеше һәлак - видео

Ленинград өлкәсенең Гатчина районында МИ-8 хәрби вертолеты егылып төшкән.

Һәлакәткә юлыккан вертолет Росгвардиянеке дип хәбәр итә 78.ru сайты. Очкычта ике пилот, бортинженер булган, алар өчесе дә һәлак булган.

Шаһитлар әйтүенчә, вертолет ут чыбыкларына эләккән һәм шул сәбәпле егылып төшкән.