Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уналты яшьлек үсмер әтисенең иномаркасын урлый һәм һәлак була

Малай төнге берләр тирәсендә Audi машинасында йөреп кайтырга чыгып китә.

news_top_970_100
Уналты яшьлек үсмер әтисенең иномаркасын урлый һәм һәлак була
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендәге Талдом шәһәрендә 16 яшьлек үсмер юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Малай әтисен алдап, аның Audi машинасын урлап чыгып китә. Тик бала үзенең машина йөртү осталыгын бәяләп җиткерми шул, ул төнге авариядә һәлак була. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы шул хакта тикшерү башлаган.

Фаҗига 20 майда төнге бер тирәсендә Есаулово авылы янында була. Моңа кадәр ярты сәгать алдан 16 яшьлек малай әтисенең иномаркасын рөхсәтсез алып чыгып китә. Ул Audi машинасында җилдереп кайтмакчы була. Ләкин бала идарәсен югалта һәм зур тизлектә барган килеш юл кырыена төшеп китә. Машина берничә тапкыр әйләнеп каплана.

Узып баручы машиналар туктый, алар малайны иномаркадан чыгармакчы була. Тик бу вакытта үсмер инде үлә. Урынга килгән табиблар да аның үлемен раслый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100