Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда юл һәлакәтендә мәктәпкә баручы биш бала имгәнгән, өчесе реанимациядә

5-8 сыйныфта укучы балаларны җиңел машинага утыртып, күрше авылга мәктәпкә илткәндә фаҗига килеп чыга.

news_top_970_100
Башкортстанда юл һәлакәтендә мәктәпкә баручы биш бала имгәнгән, өчесе реанимациядә
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

24 мартта иртәнге якта Башкортстанның Зилаер районында биш бала утырган җиңел машина юл һәлакәтенә очраган. Авария Юлдыбай — Акъяр — Сара юлында булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча версия буенча, «ВАЗ-2110» белән идарә итүче 46 яшьлек ир-ат төп юлга чыгарга җыена. Ул йөк машинасына юл бирми һәм аңа бәрелә. Аннары «ГАЗ» йөк машинасы каршыга килә торган Hyundai Accent машинасына бәрелә.

«Лада» салонындагы биш бала — 5-8 сыйныф укучылары имгәнә. Аларны Сибай хастаханәсенә илтәләр.

«13 һәм 14 яшьлек кызлар, 11 яшьлек малай реанимациядә ята. 12 һәм 14 яшьлек ике малайны да хастаханәгә салганнар», — дип әйткәннәр ЮХИДИда.

«Укучы балаларны Яларсаз авылыннан Матрай авылына мәктәпкә алып барулары булган. Якынча белешмә буенча, балаларны көн саен мәктәпкә илтеп йөртүне әти-әниләре үз өстенә алган. Атна башында һәм атна азагында балаларны әлеге маршрут буенча йөртү өчен мәктәп автобусы да оештырылган. Бу очракта балалар интернатта яши», — дип аңлатканнар ЮХИДИ идарәсендә.

Фаҗига булган көнне «Лада» машинасы белән имгәнгән балаларның берсенең — 14 яшьлек малайның әтисе идарә иткән, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100