Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ут капкан өйдә калган өч баланы әтиләре янгыннан алып чыккан, сабыйларның берсе вафат

Дүрт һәм алты яшьлек ике баланы табиблар дәвалый.

news_top_970_100
Ут капкан өйдә калган өч баланы әтиләре янгыннан алып чыккан, сабыйларның берсе вафат
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

21 февраль кичендә Башкортстанның Учалы районындагы Юлдаш авылында бер йортта янгын чыга. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Урынга коткаручылар бара. «Янгын чыккан вакытта өйдә өч бала була. Ут чыккач кайтып җиткән әти кеше һәм аның күршесе балаларны янгыннан алып чыга. Аларны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә озаталар», диелә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Соңрак ике яшьлек малай вафат булган, ул аңына да килмәгән. Дүрт һәм алты яшьлек ике баланы табиблар күзәтеп тора. Аларның хәле авыр һәм уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма булган, ул ут чыккач эшли башлаган.

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100