Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карак уникенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм исән калган

Бу кеше җәймәләрне тоташтырып бау ясаган.

news_top_970_100
Карак уникенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм исән калган
https://pixabay.com/

Мәскәүдә караклыкта шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Ул җәймәләрдән бау ясап, уникенче кат тәрәзәсеннән чыгып качарга маташкан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Карак кача алмаган. Бау өзелгән һәм ир-ат егылып төшкән. Бәхеткә, ул исән калган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу ир-ат Балашиха шәһәрендә әйберләр урлаган. Тик аны Бирюлево районында гына тота алганнар. Бирегә полиция килгән. Карак нәкъ менә шулардан качмакчы булган.

Имгәнгән ир-атны хастаханәгә озатканнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100