news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Очып барган вакытта ут капкан самолетны видеога төшергәннәр

Бәхеткә, борттагы 347 пассажир да исән, беркем дә зыян күрмәгән.

news_top
Очып барган вакытта ут капкан самолетны видеога төшергәннәр
https://pixabay.com/

Philippine Airlines авикомпаниясенең Boeing 777 самолеты Лос-Анджелес аэропортыннан күтәрелгәч, күктә очып барган вакытта яна башлаган. Шаһитлар бу хәлне видеога төшереп алган.

Рейс Манила шәһәренә таба оча. Бортта 347 пассажир була. Бәхеткә, беркем дә зыян күрми.

Аэропорттан күтәрелеп, бер сәгать чамасы вакыт узгач, авиалайнер очып киткән аэропортка кире әйләнеп килеп утыра. Башлангыч мәгълүмат буенча, механик төзексезлек аркасында, двигательгә ут капкан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар