Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада яшәүче хатын башта кыз баланы кыйнаган, аннары журналистларга һөҗүм иткән

Әби 10 яшьлек кызның өй янында сукбай песиләрне ашатуын ошатмаган.

news_top_970_100
Уфада яшәүче хатын башта кыз баланы кыйнаган, аннары журналистларга һөҗүм иткән
https://gtrk.tv

Уфада өлкән яшьтәге хатын 10 яшьлек кызны кыйнаган. Ул баланың йорт янындагы сукбай песиләрне ашатуын ошатмаган. Аннары ул «Башкортстан» дәүләт телекомпаниясенең «Вести» программасы журналистларына да һөҗүм иткән. Хәзер тикшерү эшләре бара. Бу турыда телеканал сайтында хәбәр ителә.

10 яшьлек кыз йорт янында сукбай песиләрне ашата. Әби аның янына килә һәм башы белән йорт стенасына бәрә, кыйный.

«Ул баланың чәченнән йолкып тота, кыйный, йорт стенасына башын бәрә. Аны баладан бер ир-ат кына тартып ала. Бала имгәнде. Менә кешеләр шундый халәттә. Кыз бала кесәсендәге акчага песиләргә ризык алган, ул хайваннарны ярата», — дип яза баланың апасы социаль челтәрләрдә.

Әлеге вакыйганы полиция тикшерә.

«Дежур бүлеккә бер хатын мөрәҗәгать итте. Ул билгесез кеше аның кызын кыйнавын әйтте. Тикшерү бара. Экспертизалар билгеләнде. Һөҗүм итүдә шикләнелүче шәхесе ачыкланды, аны полиция хезмәткәрләре сораштырды», — дип аңлатканнар Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Журналистлар кыйналган баланың атасы белән бергә әлеге хатын янына килә. Алар өлкән яшьтәге хатыннан комментарий алмакчы була. Ләкин хатын агрессив була, сөйләшергә теләми. Ул хәбәрчеләргә билгесез сыеклык сибә, операторның видеокамерасын вата. Бу вакыйганы тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100