news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия физигы һәм миллиардер Валентин Гапонцев Америкада вафат булган

Пандемия вакытында Валентин Гапонцев байлыгын шактый арттыра һәм аны Forbes исемлегенә кертәләр.

news_top
Россия физигы һәм миллиардер Валентин Гапонцев Америкада вафат булган
Владимир Васильев

Россия эшмәкәре, галим-физик Валентин Гапонцев АКШта вафат булган. Бу турыда мәрхүмнең улы Денис Гапонцевка сылтама белән Forbes хәбәр итте.

Физик соңгы берничә елда онкология белән көрәшкән. Ул 82 яшендә озак авырудан соң үлгән.

Эшмәкәр сәнәгать өчен лазерлар белән шөгыльләнә, IPG Photonics фирмасына нигез сала.

2020 елгы пандемия вакытында Гапонцев байлыгын шактый арттыра, шуннан соң аны Forbes исемлегенә кертәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар