Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиде сәгать ашыгыч ярдәм көтеп яткан журналист үлгән

Хезмәттәшләре аны «легенда» дип атый.

news_top_970_100
Җиде сәгать ашыгыч ярдәм көтеп яткан журналист үлгән

Калуга шәһәрендәге «Ника» телекомпаниясендә эшләүче 59 яшьлек журналист Константин Кисов үлгән. Туганнары сүзләренчә, ул ашыгыч ярдәм килгәнен берничә сәгать көтәргә мәҗбүр булган. Бу турыда РИА Новости яза.

Тикшерүчеләрнең бер версиясе буенча, Кисов медицина хезмәткәрләренең һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү аркасында вафат булырга мөмкин. 

Мәрхүмнең туганнары сүзләренчә, 18 сентябрьдә кич белән Константинның хәле начарлана. Абыйсы аңа ашыгыч ярдәм чакыра, ләкин табиблар җиде сәгать узгач кына килә. Журналистны хастаханәгә алып китәләр. Константин биредә сәгать ярым яткач, инсульттан үлә.

Калуга өлкәсе буенча Тикшерү органнары җинаять эше ачкан. Сәламәтлек саклау оешмасы хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Калуга матбугат чаралары да 59 яшьлек Константин Кисовның сентябрь уртасында вафат булуын яза. Ул инсульттан үлә, тик аңа кадәр җиде сәгать буена ашыгыч ярдәм көтә, диелә бу хәбәрләрдә. 

«Ника» телекомпаниясе Кисовны «Калуга медисферасы легендасы» дип атый. Ул универсаль белгеч — гомерен телевидениегә багышлаган комментатор, редактор, оператор, булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100