Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда авариягә очраган урманчыларга булышкан Башкортстан кешесен эзлиләр

Урманчылар утырган «УАЗ» йөртүчесенең муенында умыртка сөяге, кулы сынган, ул башта комада булган, хәзер аңына килгән инде. Тагын бер хатын-кыз әле дә комада ята.

news_top_970_100
Татарстанда авариягә очраган урманчыларга булышкан Башкортстан кешесен эзлиләр

Быел 9 октябрьдә М7 трассасында Татарстанның Мамадыш районында урманчылар утырган «УАЗ» машинасы каплана. Салонда җиде урманчы була. Аларга беренче булып ярдәмгә килгән кеше Башкортстанда яшәүче ир-ат булып чыга. Аның табиб булып эшләве ихтимал. Хәзер бу кешене урманчылар үзләре эзли. Алар ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтергә тели. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге авариядә биш кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

«Башинформ» хәбәрчесе капланган «УАЗ» машинасын йөртүче ир-атның абыйсы белән телефоннан аралашкан.

«Алар трасса буйлап эштән кайтып киләләр иде. Тизлек тә зур булмый — нибары 80 км/сәг. „УАЗ“ ның алгы тәгәрмәчләре туктап кала һәм машина шуып китә, аннары каплана. Минем абый рульдә иде. Ул җитди имгәнгән, аның муенында умыртка сөяге һәм кулы сынган. Абый комада булды, хәзер ул аңына килде инде. Авариядә имгәнгән тагын бер урманчы хатын-кыз комада ята әле. Калган имгәнүчеләрне хастаханәдән чыгардылар», — дип сөйләгән бу кеше.

Аның сүзләренчә, авариягә очраган урманчыларга беренче булып ярдәмгә килүче кеше Башкортстанда яшәүче ир-ат булган. Ул ашыгыч ярдәм чакырткан, үзе беренче ярдәм күрсәткән. Хәзер аны табып, рәхмәт әйтәселәре килә.

Ярдәм итүче кешедә видеорегистратор язмасы юкмы икән дип тә белешәселәре килә. Видео ярдәмендә авария сәбәпләрен ачыклап булыр иде. Чөнки ауган машина йөртүчесе үзе гаепле булып калуы да ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Аварияне күргән, яки урманчыларга ярдәм иткән кешеләрне белүчеләргә шалтырату өчен телефон номеры: 8-939-385-46-19 (Иван).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100