Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

35 яшьлек көрәшчене дуслары каршында атып үтергән мизгел видеога эләккән

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, аталы-уллы ир-атлар Шамил Адбулмусалимов белән җир участогы һәм йорт өчен талашкан.

news_top_970_100
35 яшьлек көрәшчене дуслары каршында атып үтергән мизгел видеога эләккән
https://pixabay.com

Элек ММА көрәшчесе булган Шамил Абдулмуслимовны 22 октябрьдә Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә кафеда атып үтергәннәр. Бу хәлне көрәшченең дуслары күреп торган. Әлеге кадрларны видеокүзәтү камерасы төшереп алган. «Вести» каналы шул язманы күрсәтте.

«Интерфакс» агентлыгы белешмәсе буенча, аталы-уллы М. гаиләсе Адбулмусалимов белән җир участогы һәм йорт өчен талаша. Алар үзләре теләгән нәтиҗәгә ирешә алмагач, көрәшчене кафеда калдырып чыгып китәләр һәм бераздан корал тотып килеп керәләр.

Видео кадрларында аталы-уллы ир-атларның Адбулмусалимов утырган өстәл янына килүе күренә. Алар көрәшчегә ата башлый. Абдулмуслимовның дуслары каршылык күрсәтмәкче була, ләкин үзләре дә чак кына яраланмый кала.

Урынга табиблар килә. 35 яшьлек көрәшче инде үлгән була. Үтерүдә шикләнелүчеләр дә шунда ук була, диелә бу хәбәрдә.

Дагыстан буенча Тикшерү идарәсе «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Дагыстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 22 октябрьдә Хасавюрт шәһәрендәге кафе-ресторан бинасында 35 яшьлек ир-ат мәете табыла. Әлеге җинаятьтә шикләнелүче кешеләрне тиз арада тоткарлыйлар. 24 һәм 53 яшьлек ике ир-ат кулга алынган. Тикшерү эшләре дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Шамил Абдулмуслимов 15 тапкыр көрәшкә чыккан, шуларның 11 тапкырында ул җиңгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100