Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә хастаханә түбәсенә вертолет төшәргә мәҗбүр булган

Санитария вертолеты пациент алып кайтып килә торган булган.

news_top_970_100
Удмуртиядә хастаханә түбәсенә вертолет төшәргә мәҗбүр булган
https://18.mchs.gov.ru

Ижевск шәһәрендә санитария вертолеты беренче Республика клиник хастаханәсе территориясендәге бер катлы бина түбәсенә төшәргә мәҗбүр булган. Бу турыда Удмуртия матбугат чаралары хәбәр итте.

Удмуртия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл вакытында вертолетта дүрт кеше, шул исәптән авыру пациент була.

«Вертолетта булган фельдшерның баш мие җиңелчә селкенгән. Һәлак булучылар юк», диелә ведомство хәбәрендә.

Удмуртия буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вертолеттагы 51 яшьлек пациентка уңышлы операция ясаганнар. Аны вертолет ярдәмендә Можгадан алып килгәннәр.

«Гадәттән тыш хәл вакытында ул травма алмаган. Аны ашыгыч ярдәм белән үз авыруы буенча махсуслашкан хастаханәгә илттеләр. Хәзер пациентка операция ясалды, аны табиблар күзәтә», — дип аңлатканнар ведомствода.

Гадәттән тыш хәл беренче Республика клиник хастаханәсе эшчәнлегенә йогынты ясамаган, хастаханә штатлы режимда эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100