Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кировград шәһәрендә тәрбияче хатынны һәм аның игезәк улларын үтергәннәр

Җинаять эзләрен яшерү өчен фатирга ут төрткәннәр.

news_top_970_100
Кировград шәһәрендә тәрбияче хатынны һәм аның игезәк улларын үтергәннәр
https://pixabay.com

Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Кировград шәһәрендә ике баланы һәм аларның анасын үтергән урыннан видео күрсәтте. Хәзер урында тикшерүчеләр эшли.

Фаҗига 22 сентябрьдә була. Тикшерү версиясе буенча, хатын-кыз һәм аның ике баласының мәетен фатирда янгын сүндергәндә коткаручылар таба. Бу кешеләрне көч кулланып үтергәннәр. Җинаятьтә шикләнеп берничә тапкыр хөкем ителгән ир-ат тоткарлана.

«Җинаятьтә шикләнелүчедән сорау алалар. Ул гаебен танып күрсәтмә бирде», диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, бу хатын балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул ире белән аерылышкан. Мәрхүм балаларга дүртәр яшь.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат мәрхүмә хатынның яңа сөйгәне — Түбән Тагилда яшәүче 35 яшьлек ир-ат. Фаҗигагә каршы төндә күршеләр фатирда кычкырышкан тавышлар ишетә, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, мәрхүмә хатын Полина исемле, балалар игезәк малайлар була.

Җинаятьтә шикләнелүче 35 яшьлек ир-ат Виталий Н, аның үзенең өч баласы бар. Виталий 2017 елда төрмәдән чыккан, узган җәйдә аны хатыны өйдән куып чыгарган. Виталий ярдәм сорап Полинага мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп Полина аны үз фатирына керткән.

«Фаҗига көнне Виталий Полина фатирына килә, аның балаларына күчтәнәчләр бирә. Алкоголь дә алып килә. Алар кич буе табын корып утыра, биешәләр, артык салып җибәргәч, кунак контролен югалта. Алар талаша башлый һәм ир-ат хатынны да, балаларны да вәхшиләрчә үтерә», — дип сөйли өлкә буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәт җитәкчесе Валерий Горелых.

Хуҗаларны үтергәч, Виталий өйгә ут төртә, аннары үз өенә кайта һәм йоклый. Уянгач тыныч кына эшенә китеп бара. Аны тоткарлыйлар, полиграфта тикшерәләр, аның белән Полинаның әйберләре дә табыла. Җинаять эше ачыла.

Полинаның танышы сүзләренчә, аның яңа сөйгәне наркотиклар да куллана. Дуслары Полинаның шушы ир-ат белән аралашуына да аптырый.

«Бергә яшәмәде алар. Вакыт-вакыт очрашалар иде. Ир-ат Тагилда яшәде. Фаҗига алдыннан Полина хезмәт хакы алды, аны кибеттә күргәннәр. Полинаның кәефе яхшы булган, балаларына тәмле әйберләр алган. Аннары аларны үтергәннәр. Барысының да муенын кискәннәр. Полинаның йөзендә бер исән урын калмаган. Башка сыймый», — ди танышлары.

Полина элеккеге ире белән дә аралашып торган. Алар уртак балаларын бергә тәрбияләгән. Фаҗига вакытында беренче ире командировкада булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100