Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дүрт кеше тереләй янды». Мәләвез районында җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешкән

Renault Master автомобиле белән бәрелешкәч, «ГАЗель» машинасына ут каба.

news_top_970_100
«Дүрт кеше тереләй янды». Мәләвез районында җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешкән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Мәләвез районында 23 сентябрьдә көндез коточкыч юл һәлакәте була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мәләвез районында Р-240 «Уфа-Оренбург» юлында Салават шәһәре тирәсендә авария турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр килә. Биредә Renault Master автомобиле һәм пассажирлар ташый торган «ГАЗель» машинасы бәрелешә. Аннары «ГАЗель»гә ут каба.

Коткаручылар урынга килеп җиткәч, яна торган машинаны сүндерә.

Якынча белешмә буенча, авариядә дүрт кеше һәлак була. Алар «ГАЗель» машинасында була. Renault Master автомобилен йөртүче имгәнә.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, «ГАЗель» йөртүчесе һәм аның өч пассажиры тереләй янып үлә.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, «ГАЗель» машинасы «Оренбург газпромдорстрой» оешмасыныкы була. Оешма хезмәткәрләре 27, 43, 52 һәм 60 яшьлек ир-атлар Оренбург шәһәреннән Архангель районына бара. Алар «Уфа-Инзер-Белорет» юлында Усаклы авылы янында агым китә торган су торбаларын төзәтергә барган.

Мәрхүмнәр барысы да Оренбургта яшәүчеләр булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100