Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә ут чыккач, әни кеше кызына шалтыраткан һәм тереләй янып үлгән

Мәрхүмәнең мәетен коткаручылар тапкан.

news_top_970_100
Өйдә ут чыккач, әни кеше кызына шалтыраткан һәм тереләй янып үлгән
https://34.mchs.gov.ru

Волгоградтагы бер коттеджда йорт хуҗасы тереләй янып үлгән. Бу турыда Волгоград.онлайн хәбәр итте.

Фаҗига 20 сентябрьдә Совет районындагы Үзәк бистәсендә була. Хуҗа хатын өйдә янгын башлануын кызына шалтыратып әйтә. Ул өйдә камин яндырмакчы була. Тик ялкын башка әйберләргә дә күчә. Хатын өйдән чыгып котыла алмый.

'Янгын турында 11.52 сәгатьтә хәбәр иттеләр. Үзәк бистәсендә кирпеч йортның беренче катында йорт җиһазлары яна. Янгын сүндерүчеләр утны 12.30 сәгатьтә бөтенләй туктата. Янгын хәрабәләрен аралаган вакытта 69 яшьлек хуҗабикәнең мәетен табалар», диелә Волгоград өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

Фаҗига булыр алдыннан мәрхүмә хатын кызына шалтыратуы билгеле. Ул камин яндырырга маташканда ялгыш йортта да янгын чыгаруын әйткән. Янгын сүндерүчеләрне дә хуҗабикә үзе чакырган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Волгоград Тикшерү идарәсе вәкиле Наталия Рудник сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100