Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укучы кыз төнлә сигезенче каттан егылган

Кыз бала машина өстенә төшкән.

news_top_970_100
Укучы кыз төнлә сигезенче каттан егылган
Татар-информ архивы

Мәскәүдә 2.00 сәгатьтә 13 яшьлек кыз сигезенче каттан егылган. Укучы төнлә, якыннары йоклаганда фатирдан подъездга чыккан һәм тәрәзәдән егылган. Кызның ата-анасына фаҗига турында күршеләре хәбәр иткән. Бу турыда «МК» хәбәр итә.

Бәхетсезлек очрагы төнлә булган. Машина сигнализациясе һәм егылып төшкән тавышка күршеләре уянган. Алар 13 яшьлек Алинәнең гаиләсен уяткан. Кыз бала күршеләренең җиңел машинасы өстенә төшкән һәм шул сәбәпле, исән калган да. Алинәне күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.

Табиблар кызның умыртка баганасына операция ясаган, хәзер аның гомеренә куркыныч янамый дип белдерәләр. Әмма тернәкләнү чоры озак булачак. Сентябрьдә 7 сыйныф укучысы өйдә укыячак.

Күп балалы гаиләнең танышлары аларны уңай яктан гына бәяли. Өч кызлары да яхшы укый, аларның дуслары һәм шөгыльләре күп булган.

Кыз балада лунатизм өянәге булган дип шикләнәләр. Әмма ата-анасы аның йоклаганда йөрүенә игътибар итмәгән. Алинә башка балаларга караганда, бәдрәфкә ешрак йөргән һәм аш бүлмәсенә дә керә торган булган.

Кыз бала хастаханәдә әнисенә бернәрсә дә хәтерләмәвен әйткән. Ул үзен йоклаганда тәрәзәдән чыккан дип уйлый.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100