Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда кинәт чыккан давыл түбәләрне куптарган, үсемлекләрне боз бәргән

Берничә районда табигый бәла-каза шактый зыян китергән.

news_top_970_100
Башкортстанда кинәт чыккан давыл түбәләрне куптарган, үсемлекләрне боз бәргән
https://02.mchs.gov.ru

Бүген Башкортстанда көчле давыл булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Нуриман районында көчле җил йортлар һәм сарайларның түбәләрен куптарган. Авыл клубы һәм авыл советы бинасының түбәсе җимерелгән, дигән белешмә бар. Районда боз яуган, боз үсемлекләрне бәреп бетергән.

Благовар районында Самарино авылында давыл булган. Корылмалардан профнастил калае купкан, янда тора торган машиналарны җимергән. Иске Күсәрбай авылында мәктәп түбәсенең бер өлеше купкан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, кешеләр арасында имгәнүчеләр юк.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, берничә торак пунктта ут беткән, үткрәгечләр өзелгән, агачлар ауган, төрле корылмалар җимерелеп, берничә авылда машиналарга зыян килгән. Кырмыскалы, Чишмә, Стәрлетамак, Аургазы, Бакалы, Ишембай, Бүздәк районнарында давыл зыян китергән, диелә бу хәбәрдә.


Бүген Татарстанның ике районында көчле җил ферма һәм йорт түбәләрен кубарып аткан, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100