news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда үги кызларын җәзалаган хатынны хөкем иттеләр

Татарстанда үги кызларын җәзалаган хатынны хөкем иттеләр

news_top
Татарстанда үги кызларын җәзалаган хатынны хөкем иттеләр
Буада яшәүче 44 яшьлек хатын ике үги кызын кыйнап торган. Ул балаларның чәчләрен кырган. Вәхши хатынны өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

"Суд ачыклаганча, 2018 елның маеннан сентябренә кадәр Буада яшәүче 44 яшьлек хатын даими рәвештә ике үги кызын кимсетеп торган. Ул балигъ булмаган балаларны кыйнаган. Бу кызлар хатынның иренең элеккеге гаиләсендә туган булган", - дип сөйләде Галиев.

Үги ана, бетләгән дигән сәбәп белән, кызларның чәчен кыркыган. Шуңа күрә балалар башларына яулык ябып йөрергә мәҗбүр булган.

Суд карары буенча, үги ана "җәзалау" маддәсе буенча гаепле дип табылган. Аны бер елга сынау срогы белән, өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Хатын исә үз гаебен танымаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар