Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сеңлесенең башлыгын кулына тоткан». Апалы-сеңелле ике кыз бозлы суда батып үлгән

Алты һәм җиде яшьлек туганнан туган ике кызчык авыл буйлап йөрергә чыгып киткән булган.

news_top_970_100
«Сеңлесенең башлыгын кулына тоткан». Апалы-сеңелле ике кыз бозлы суда батып үлгән
pixabay.com

Түбән Новгород өлкәсенең Кержемок авылында ике нәни кыз суда батып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 20 апрельдә кичке якта була. Туганнан туган ике кыз Кержемок авылына кунакка килә. Алар авыл буйлап йөрергә чыгып китә һәм югалалар. Аннары ике баланың да мәетен биредәге буада су төбендә табып алалар.

Алты яшьлек Саша һәм җиде яшьлек Арина кичке алтынчы яртыда өйдән чыгып китә. Берничә сәгать узгач, балалар әйләнеп кайтмагач, туганнары борчыла башлый. Волонтерлар, полиция, коткаручылар белән бергәләп балаларны эзләүгә керешәләр.

Кызларны төн буена эзлиләр. Төнге икеләр тирәсендә Аринаның мәете табылды, дигән хәбәр чыга. Волонтерлар икенче кызны булса да исән килеш табарга өметләнә. Бәлки ул куркып, берәр урынга качкандыр дип уйлыйлар. Ләкин өмет бик аз була.

«Табылган бала мәетенең кулында икенче кызның башлыгы иде. Димәк, алар бергә булган. Зур кайгы», — дип сөйли биредә яшәүче Наталья.

21 апрельдә көндезге унбер тирәсендә икенче кызның мәетен табалар. Саша да батып үлгән.

«Карап торышка аларның гәүдәсендә криминаль характердагы зыяны күренми. Судмедэкспертиза билгеләнде. Якынча версия буенча, суга батканда асфиксия аркасында үлгәннәр. Җинаять эше ачылды, тикшерү бара», — дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының өлкә буенча Тикшерү идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100