Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөлек салып дәвалаучы Фәридә Шәкүрова вафат булган

Табибә ханым Казанда гирудотерапия өлкәсендәге иң танылган белгечләрнең берсе иде.

news_top_970_100
Сөлек салып дәвалаучы Фәридә Шәкүрова вафат булган
"Безнең гәҗит" фотосы

Сөлек салып дәвалаучы Фәридә Шәкүрова вафат булган.

Фәридә Шәкүрова — югары белемле табибә. 1993 елда традицион булмаган дәвалау ысуллары белән кызыксына башлый. Башта энә белән дәвалау белән шөгыльләнә, 1998 елдан медицина сөлекләре белән дәвалау турында белемнәр туплый һәм шул өлкәдә эшли башлый. «Безнең гәҗит» кә интервьюсында ул бу өлкәдә бердәнбер белгеч булуы хакында әйтә. Лицензия алып, фатиры янында кешеләрне дәвалады.

Фәридә Шәкүрованың кызы Асия әйтүенчә, 12 мартта йөрәк өянәгеннән хастаханәдә вафат булган. Аны ике атна дәвалаганнар, әмма саклап кала алмаганнар.

Фәридә Шәкүрова Буа районы Алших авылыннан. Ул гаиләдә биш баланың өлкәне. Кызлары әйтүенчә, ул бишкә генә укыган. Медицина училищесын тәмамлый, Биектауга эшкә җибәрелә, аннары медицина институтына керергә тели. Теләге шулкадәр көчле була, ул биш ел рәттән институтка керә. Үз теләгенә ирешә, Казанда гинеколог булып эшли. Ул ире Азат белән кызлары Асия белән Айсылуны тәрбияләп үстерә. Асия әнисе юнәлешеннән китә, дерматовенеролог булып эшли. Айсылу эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә.

«Без бер мәктәптә укыдык, ул бер класска өлкәнрәк иде. Бик чибәр, малайларны якын җибәрми. Шундый җитди һәм усалрак кыз иде.

Ул шулкадәр башлы иде, аттестатында бер дүрт юк. Мәктәптә укыганда өлкәнрәк классларга алып кереп аны үрнәк итеп күрсәтәләр иде.

Элегрәк тә ошый иде, әмма очрашып йөрмәдек. Мин төзелеш институтының 4 курсында укыганда Буа вокзалында күрештем, поездда бергә килдек, шуннан очраша башладык. Ул Казанда шәфкать туташы булып эшли иде. Бишенче курстан соң мине Түбән Камага җибәрделәр, ә ул калды. Аның яше бара, ә миңа 22 тулмаган иде, аңа 24чегә бара. Өйләнешү аның инициативасы булды — яки бергә булабыз, яки уйла дип кискен куйды. «Мин сине генә яратам, бергә булыйк» дип кәгазьгә язып җибәрдем, әле дә хәтерлим. 1976 елның апрелендә Түбән Камада туй булды. Ул шул елны укырга керде. Аның хәтеренә шакката идем — бөтен нәрсәне исендә калдыра.

Мин аны бик яраттым да, бик хөрмәт тә иттем. Бик җитди иде ул.

Хастаханәгә көн саен барып йөрдек. Иртән барабыз дип торабыз бит инде, кечкенә кызым кочаклап алды да… «Әни үлде…» — диде», — дип сөйләде Азат.

«Гел эзләнүдә булды, дарулар булышмый дип әйтә иде, шул сәбәпле традицион булмаган ысулларны эзли башлый да. Аның эшен дәвам итә алучылар юк. Әни һәрвакыт кеше турында кайгыртып яшәде. Инфаркт булуы да башкалар өчен җаны әрнүдән. Ул һәр пациенты, туганнары, балалары турында гел уйлап яшәде. Озак авырып ятмагач, көтелмәгән булды шул… Россия Гирудотерапевтлар берлеге кайгы уртаклашты», — дип сөйләде кызы Асия.

«Безгә бик кызганыч. Ул бик аз сүзле, вәгъдәсендә тора торган кыз иде. Безнең барыбыз өчен дә үрнәк иде. Үз эшенә табынган иде ул», — дип сөйләде туганы Фәһимә.

«Безнең гәҗит» баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов Фәридә Шәкүрова турында истәлекләре белән уртаклашты:

«Мин Фәридә Шәкүрованы күптәннән беләм. «Безнең гәҗит» белән озак хезмәттәшлек итте, сәламәтлекне ныгыту буенча традицион булмаган киңәшләрен бирә иде.

Табиб нинди булырга тиеш дигән сорау туса, мин Фәридә Шәкүрова кебек дип әйтәм. Ничә карасаң, ул әллә кайларда укуда иде. Мин бөтенесен белергә, укырга тиеш, ди иде. Барлык табиблар да шундый булсын иде. Ул комплекслы дәвалый иде кешеләрне. Алайса без бит бер дару белән бер җиребезне дәвалыйбыз, икенче урынга зыян килә. Тулаем сәламәтләнү мөмкинлеген тудыра торган алымнар куллана иде Фәридә Шәкүрова. Гәҗит укучыларына аң-белем таратуда зур эш эшләде.

Дөньяга карашы да бик киң иде. Ул гаделлек яклы иде, тормыштагы кимчелекләр, медицинадагы чатаклыклага бик борчыла иде. Шуңа вакытыннан алда янгандыр да инде ул. Аның үзенең эшендә, тормышында тиешле урынга куелмаган берни дә да юк иде. Бөтенесе энәдән җепкә эшләнгән була, принципиаль гадел тормыш белән яшәде, бик хөрмәт итә идем мин аны.

Мин ялда вакытта бик тиз генә китеп барган, кызганыч. Ул хакта хәбәр ишеткәч, аңыма да килә алмый утырдым. Күпме кешене дәвалаган табиб алай тиз китәргә тиеш түгел иде кебек. Аяныч, кызганыч. Без тузан бөртеге генә шул, Аллаһ хозурында барыбыз да».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100