Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда аю һөҗүм иткән ир-ат реанимациядә ята

Ике ир-ат юлда туктап, ерткычны якыннанрак карамакчы булган.

news_top_970_100
Башкортстанда аю һөҗүм иткән ир-ат реанимациядә ята
https://pixabay.com

Башкортстанның Караидел районында 22 апрельдә бер ир-атка аю һөҗүм иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, транспорт компаниясендә эшләүче ике ир-ат Нәһретдин авылына таба бара. Юлда алар аю очрата. Ир-атлар машинадан чыгып, кыргый ерткычны карамакчы була.

Бер мизгелдә аю ир-атлар янына килә. Ул бер ир-атка ташлана. Икенче ир-ат монтировка ярдәмендә, каты итеп кычкыра-кычкыра, ерткычны куып җибәрә.

Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, аю һөҗүм иткән ир-ат яраланган, аны Уфа хастаханәсенә китергәннәр.

«Пациент реанимациядә ята. Ул үз аңында. Хәле стабиль катлаулы дип бәяләнә», — дип сөйләгән Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алешина.

Ир-атның тәнендә ертылган яралар күп, балтыр сөяге сынган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100