Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оренбургта үсмерләр төркеме вәхшиләрчә кыйнаганнан соң, 34 яшьлек ир-ат үлгән

15, 16, 17 яшьлек малайларны полиция тоткарлаган.

news_top_970_100
Оренбургта үсмерләр төркеме вәхшиләрчә кыйнаганнан соң, 34 яшьлек ир-ат үлгән
https://pixabay.com/

18 февральгә каршы төндә Оренбургның Гагарин урамында үсмерләр төркеме бер ир-атны кыйнаган. 34 яшьлек ир-ат вафат булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Канал күрсәткән видео кадрларыннан күренгәнчә, яшьләр ир-атны егып сала, озаклап кыйныйлар.

Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хулиганнар төркеме һөҗүм итү өчен кечкенә генә сәбәп тапкан.

Имгәнгән ир-атны шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә салганнар. Табиблар 34 яшьлек ир-атның гомерен саклап калу өчен тырышкан. Ләкин ул берничә көннән үлгән.

Шуннан соң җинаять эше ачылган. Мондый җинаять өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Хокук саклаучылар дүрт кешене тоткарлаган. Башта 16 һәм 17 яшьлек егетне тапканнар. Аларның берсе техникумда укый. Алар үз гаебен өлешчә таный. Аннары 15 яшьлек ике үсмерне тоткарлыйлар.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100