Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстаннан Пермьгә вахта белән йөреп эшләүче өч ир-ат һәлак булган

Эшчеләрнең үлеме сәбәбе ачыклана.

news_top_970_100
Татарстаннан Пермьгә вахта белән йөреп эшләүче өч ир-ат һәлак булган
https://pixabay.com

Пермь өлкәсенең Усолький районындагы Шишкино авылында өч эшче һәлак булган. Алар бирегә Татарстаннан вахта ысулы белән килеп йөрүчеләр булган. Өлкәнең Березники шәһәре прокуратурасы һәм Хезмәт инспекциясе вәкилләре тикшерү башлаган. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ир-атлар Соликамск шәһәреннән ерак булмаган җирдә, Тукачев нефть табу урынында эшләгән. Якынча белешмә буенча, ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар. Мәрхүмнәрнең үлеменең рәсми сәбәпләре әлегә хәбәр ителми.

Биредәге матбугат чаралары «вахта белән килеп йөрүче эшчеләр сәер үлем белән үлгән», дип яза.

Расланмаган белешмә буенча, ир-атлар баллоннан чыгып торган газ исенә агуланып үлгән булуы ихтимал. Бу турыда НТР каналы хәбәр итә.

Мәрхүмнәр белән булган тагын бер ир-ат агуланган, аны хастаханәгә илткәннәр, ул исән, дигән мәгълүмат та бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100