Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Игезәкләр көтә иде». 20 яшьлек авырлы кызны үтереп, фатирына ут төрткәннәр

Кулындагы бизәнү әйберләренә кызыгып, йөкле хатынга таныш егетләре пычак белән һөҗүм иткән.

news_top_970_100
«Игезәкләр көтә иде». 20 яшьлек авырлы кызны үтереп, фатирына ут төрткәннәр
https://nnovgorod.sledcom.ru/

Түбән Новогордта яшәүче ике ир-атны 2019 елның көзендә йөкле хатынны үтерүдә гаепләп хөкем итәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2019 елның 2 ноябрендә коточкыч җинаять турында хәбәр бөтен Түбән Новгородны тетрәндерә. Бу иртәдә коммуналь фатирда янгын була. Хәрабәләр арасыннан бер хатын-кыз мәете табыла. аның йөкле хатын булуы, пычак белән яралап үтерелүе ачыклана. Тикшерүчеләр җинаять эше ача. Шул ук көнне җинаятьтә шикләнеп 20 һәм 28 яшьлек ике егетне тоткарлыйлар.

Тикшерү версиясе буенча, фаҗига булган иртәдә мәрхүмә Татьянаның фатирында ике дусты кунакта була, алар табын корып утыралар. Бер мизгелдә кунаклар хуҗабикәнең кулындагы бизәнү әйберләренә игътибар итә һәм шуларны талап алырга телиләр.

«Мәрхүмәгә пычак белән һөҗүм итеп, алар беләзекне, балдакларны ала. Аннары кимендә унике тапкыр пычак кадыйлар. Җинаять эзен яшерү өчен фатирга ут төртәләр һәм чыгып качалар», — дип аңлаткан тикшерүчеләр.

Мәрхүмә хатынга 20 яшь, ул бишенче ай йөкле була. Җинаятьчеләр бу турыда бик яхшы белгән. Татьяна игезәк балалар көткән.

«Татьянаның гаиләсе яхшы түгел иде. Әти-әнисе эчте, үзе дә наркотиклар куллангалады. Дәваланырга да тырышты, тик файдасы гына булмады. Ләкин барыбер аның язмышы мондый булырга тиеш түгел иде», — ди күршеләре.

Соңрак ачыкланганча, кызның кулындагы беләзек һәм балдаклар да арзанлы, алар гап-гади бижутерия генә була. Җинаятьчеләр аларны ломбардка тапшырырга маташа, шунда аларның бер бәясе дә булмавы ачыклана.

Җинаять эшен бер ел чамасы тикшерәләр. Шикләнүчеләрнең икесе дә сак астында. Аларның берсе генә гаебен таный. Хәзер җинаять эшен судка тапшырганнар. Егетләрне гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100