Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе туберкулезны су һәм хайван мае белән дәвалаган бала интегеп үлгән

Әнисенең медицинага карашлары аркасында, сабый бер ел дәвамында җәфаланып яткан.

news_top_970_100
Әнисе туберкулезны су һәм хайван мае белән дәвалаган бала интегеп үлгән
https://pixabay.com

Ставрополье өлкәсенең Георгиевск шәһәрендә күп балалы хатын җитди авырулы баласын халык чаралары белән дәвалап маташкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әни кеше табибларның киңәшләрен үтәмәү сәбәпле, әле бер яше дә тулмаган бала һәлак булган.

Балага табиблар «тубрекулез» диагнозы куя, дәвалау билгелиләр. Ләкин 40 яшьлек хатын баласын үзенчә дәвалый.

Дүрт ай буена ул стационарда да, амбулаториядә дәвалану тәртибен боза. Сабый авыр хәлдә була, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салу таләп ителә. Ләкин әни кеше моннан баш тарта.

Әни кеше авыру сабыйны халык чаралары белән дәвалый. «КП» сайтының үз чыганагы белешмәсе буенча, хатын баланы хайван мае белән майлый, җылы су эчертә.

Кызганычка каршы, мондый дәвалау булышмый, киресенчә, баланы үтерә. Тугыз айлык бала вафат була. Әни кешегә карата җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100