news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер авылда җиде кеше антисептик эчеп үлгән

Организмга 30 грамм метанол керсә, кеше һәлак була, ди белгечләр.

news_top
Бер авылда җиде кеше антисептик эчеп үлгән
Михаил Захаров

Якутиядәге Томтор бистәсендә антисептик эчеп, бер-бер артлы җиде кеше үлгән. Хәзер бу антисептикны сатудан алдылар. Республиканың баш санитар табибы Маргарита Игнатьева шул хакта карарны имзалаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

18 ноябрьдә бу кешеләр кибеттән биш литрлы савытта антисептик сатып ала. Савытка «Кулларны эшкәртү өчен тире антисептигы» дип язылган була. Берничә кеше шәхси йортта җыелышып шушы сыеклыкны эчәләр.

Бераздан тугыз кешене бер-бер артлы хастаханәгә китерәләр. Алар эчкән сыеклыкны лабораториядә тикшерәләр. Антисептикта метанол микъдары 69 процент булуы ачыклана. Метанолның кешене үтерә торган дозасы 30 граммга тигез.

Әлеге «үтергеч кичә» кунаклары берәмләп үлә башлый. Башта хатын-кыз вафат була, аннары ике ир-ат җан бирә, бер көн узгач өч кеше үлә, 21 ноябрьдә җиденче кеше дә үлеп китә.

Җинаять эше ачылган, полиция хезмәткәрләре рейдлар оештыра, антисептикны сатудан алганнар, андый сыекылыкны эчәргә ярамавын халыкка аңлату эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар