news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган актер Алек Болдуин операторны атып үтергән, режиссерны яралаган

Фаҗига кино төшерә торган мәйданчыкта булган.

news_top

Танылган актер Алек Болдуин «Ржавчина» фильмын төшергәндә, операторны атып үтергән, режиссерны яралаган. Бу турыда «Интерфакс» яза.

Фаҗига Санта-Фе (штат Нью-Мексико) округында кино төшерү мәйданчыгында була. Оператор Галина Хатчинсны хастаханәгә илтәләр, тик ул вафат була. Режиссер Джоэл Соузга табиблар ярдәм күрсәтә.

Актерның матбугат сәркатибе сүзләренчә, бутафор пистолет ватык булу сәбәпле, фаҗига килеп чыга. Полиция тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар