Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер смена кешеләре үлеп беткән». Бүген Рязань өлкәсендә заводта янгын чыккан

Җиде кеше үлгән, тугыз кешене эзлиләр.

news_top_970_100
«Бер смена кешеләре үлеп беткән». Бүген Рязань өлкәсендә заводта янгын чыккан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген иртәнге 8.22 сәгатьтә Шиловский районындагы Лесное бистәсендәге «Эластик» заводындагы бер цехта янгын чыга. Әлегә җиде кеше үлүе турында билгеле. Тагын тугыз кешене коткаручылар эзли. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Шиловский районында Лесное бистәсендә яшәүче хатын сүзләренчә, ул балконга чыккач, төтен күреп алган. «Мин балконга чыктым. Кап-кара төтен күрдем. Безнең гаражлар яна дип торам. Бездә шундый хәлләр дә була. Аннары „Разряд“ заводы шартлавын әйттеләр. Анда шартлаткыч матдәләр бит. Менә шундый масштаб. Мин бөтен бер смена һәлак булган дип ишеттем», — ди ул.

Бу хатын шартлау ишетмәвен, кара төтен күрүен генә сөйли. 

РЕН ТВ белешмәсе буенча, тәненең 80 һәм 100 проценты пешкән ике кешене хастаханәгә салганнар.

Тикшерү эшләре бара.

Соңрак 16 кеше һәлак булуы турында хәбәр ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100