Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда кыз баланың битен коточкыч итеп яралаган эт хуҗасын хөкем итәләр

Тукталышта басып торучы 11 яшьлек кыз балага Америка акитасы токымлы эт һөҗүм итә, баланың битен умырып ала, этнең хуҗабикәсе исә ашыгыч ярдәм дә чакырмый.

news_top_970_100
Чаллыда кыз баланың битен коточкыч итеп яралаган эт хуҗасын хөкем итәләр

Быел җәй Чаллыдагы «Горсеть» тукталышында кыз балага эт һөҗүм итә. Америка акитасы токымлы эт 11 яшьлек кызның битен умырып ала. Хәзер бу этнең хуҗасын хөкем итәләр. Аны төзәтү эшләренә җибәрүләре ихтимал. Чаллы шәһәр судында шул хакта эш карала. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Процесс вакытында дәүләт гаепләүчесе эт хуҗасын бер елга төзәтү эшләренә җибәрүне, аның хезмәт хакының 20 процентын тотып калуны сорый.

Балага эт һөҗүм итү турында башта социаль челтәрләрдә язалар. «Тукталышта басып торган кызга сугышчан токымлы эт һөҗүм итә, ул баланың битен бик җитди имгәтә. Фаҗиганең шаһитлары бу этнең муенчагы да, авызлыгы да булмавын сөйли. Этнең хуҗасы — хатын-кыз, ул имгәнгән балага ашыгыч ярдәм дә чакырмый», диелә бу хәбәрләрдә.

Шуннан соң Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы прокуратурасына бу эшне тикшерергә, полицияне дә җәлеп итәргә куша.

Баланы исә Чаллыда Балалар клиник медицина үзәгенә китерәләр. «Кызга операция ясадылар. Аның хәле стабиль, уртача авырлыкта», — дип сөйләгәннәр иде Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100