news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия беренчелекләрендә җиңүче көрәшче егет кунакханәдә янгында һәлак булган

18 яшьлек спортчы Мухтар Салманов Хасавюрт шәһәрендә янгын чыккан кунакханәдә була.

news_top
Россия беренчелекләрендә җиңүче көрәшче егет кунакханәдә янгында һәлак булган

Дагыстанның Спорт министрлыгы 18 яшьлек спортчы Мухтар Салманов һәлак булуын хәбәр итә. Егет Хасавюрт шәһәрендә кунакханәдә янгын вакытында үлгән. Бу турыда «Вести» каналы яза.

Мухтар Салманов Махачкаланың адаптив-спорт мәктәбендә тәрбияләнгән. Ул берничә тапкыр ирекле көрәш буенча Россия чемпионатларында җиңгән.

Ведомство мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклаша.

21 сентябрьдә Хасавюрт шәһәрендә кунакханәдә янгында ике кеше һәлак булган, алты кеше имгәнгән, аларның икесе авыр хәлдә хастаханәдә ята, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар