Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Футболка кигән килеш урамда калдык». Пермьдә укучы Башкортстан кызлары өйгә кайткан

Алар Башкортстан хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
«Футболка кигән килеш урамда калдык». Пермьдә укучы Башкортстан кызлары өйгә кайткан
Владимир Васильев

Пермь университеты студентлары Башкортстанга өйләренә кайткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Футболка кигән килеш урамда калдык». Пермьдә укучы Башкортстан кызлары өйгә кайткан

Кызлар Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән. «Без Пермь университеты студентлары. Без футболка кигән килеш урамда калдык. Өйгә кайтып китәр өчен тулай торактан әйберләребезне ала алмыйбыз. Автобуска билет алыр өчен, паспортны булса да алып чыгасы иде. Без — Башкортстаннан өч кыз. Зинһар өчен, ярдәм итегез», — дип язган кызлар сишәмбе көнне иртәнге унда.

Үзәк белгечләр республиканың Мәгариф министрлыгы белән элемтәгә кергән. Мөрәҗәгать итүче кызлар Әбҗәлил, Бөре һәм Кыйгы районында яшәүчеләр булып чыккан.

Соңгы белешмә буенча, кызларның икесе сишәмбе көнне кайтырга чыга, аларны туганнары каршы ала. Тагын бер кыз чәршәмбе кайта.

Республика хакимияте студентларга кайтырга ярдәм итә. Аларның берсе дә атыш вакытында зыян күрмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100