Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч баласы ятим калды». Сайлау комиссиясендәге хатын бер көн эшләгәч үлгән

Быелгы сайлаулар Элла Памфилованың Үзәк сайлау комиссиясендә эшчәнлек дәверендә иң катлаулысы булган.

news_top_970_100
«Өч баласы ятим калды». Сайлау комиссиясендәге хатын бер көн эшләгәч үлгән
Салават Камалетдинов

Россиядә узган сайлау кампаниясе бик үк җиңел булмаган, комиссиядә югалтулар бар. Бу турыда Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда әйткән. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Памфилова сүзләренчә, сайлау комиссиясендәге 42 яшьлек хатын бер көн эшләгәч, йөрәк өянәгеннән үлгән. Мәрхүмәнең өч баласы ятим калган.

Сайлау комиссиясендә эшләүче тагын берничә кешене йөрәк өянәге белән хастаханәгә алып киткәннәр, диде ул.

Элла Памфилова сүзләренчә, 2021 елгы сайлау кампаниясе 2016 елгыдан бик нык аерылып тора. Быелгы сайлаулар аның Үзәк сайлау комиссиясендә эшчәнлек дәверендә иң катлаулысы булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100